Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерны Чемпионнар лигасы-2017дә «Зенит-Казан» җиңүе белән котлады

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга Чемпионнар лигасы-2017дә «Зенит-Казан» җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.  

«Хөрмәтле Алексей Борисович! Сезне чын күңелдән Чемпионнар лигасы-2017дә «Зенит-Казан» җиңүе белән котлыйм. Зенитлылар ышанычлы һәм кызыклы уен күрсәттеләр, көчле, куәтле көндәшләрен лаеклы рәвештә җиңеп чыктылар һәм тагын бер кабат Россия волейбол мәктәбенең Европада иң көчле булуын расладылар, - диелә телеграмма текстында. – Сезнең Казан клубына күрсәткән ярдәмегез, нәтиҗәле әзерлек эшенең мөһим факторы буларак, командага уенны иң яхшы физик формада башлап җибәрергә ярдәм итә һәм уенчыларга сугышчан дәрт өсти. Безнең тыгыз хезмәттәшлегебез, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам. Сезгә һәрвакыт уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International