Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеген һәм коллективын Чемпионнар лигасы-2017дә җиңүләре белән котлады

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгать Сәфәровны, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковны, «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекноны, шулай ук «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективын Чемпионнар лигасы-2017дә җиңүләре белән котлады.  

«Сезнең барыгызны да чын күңелдән Казан волейболчыларының Чемпионнар лигасы-2017дә сокландыргыч җиңүе белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Финал, чыннан да, чемпионнарча,куәтле һәм мавыктыргыч булды, зенитлылар көчле көндәшләре «Перудже»га бертөрле дә шанс калдырмадылар. Барыгызга да рәхмәт – команда уенчыларына да, тренерларына да, менеджерларына да – системалы, бердәм хезмәтләре өчен, сугышчан рух һәм җиңүгә омтылыш өчен, лаеклы һәм күркәм нәтиҗә өчен. Бу Казан волейболының, тулаем илебез спортының җиңүле елъязмасында тагын бер мактаулы сәхифә. Чын күңелдән «Зенит-Казан» командасына яңа уңышлар телим, сезгә көчлеләргә генә хас җиңүләр һәрчак юлдаш булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International