Алексей Песошин Татарстан Республикасының профсоюз активы белән очрашты

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Узган ел Татарстанда һәр кешенең акча кереме бер айга 32,8 мең сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматны бүген республиканың профсоюзлар активы белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

Бу чара Казанның Хезмәт сараенда узды (Мөштәри ур., 9). Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.

Очрашуны Татьяна Водопьянова ачты. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә хезмәт хакы иң төп темаларның берсе булып тора. 2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 33 мең сум тәшкил иткән, бу гомумроссия дәрәҗәсеннән 17,2 %ка кимрәк. Статистика буенча АСК өлкәсендә, урман хуҗалыгында, текстиль һәм тегү сәнәгатендә эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы ала.

Татьяна Водопьянова хезмәт саклау мәсьәләләренә аерым тукталды. 2014-2016 елларда республикада сәнәгатьтә имгәнүләр кимегән. Беренчел профсоюз комитетлары булдырылган предприятиеләрдә үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 2 тапкыр, гадәттән тыш хәлләр саны 40%ка кимегән.

Алексей Песошин, үз чиратында, узган ел катлаулы булды, шуңа карамастан, Татарстан төп социаль-икътисади  күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидерлыкны саклап кала алды, дип билгеләде.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, икътисадның конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итүдә инвестицион активлык мөһим роль уйный. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланган – 642,5 млрд сум. Узган ел республикада 37 инвестицион проект дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырылган, аның кысаларында 1166 эш урыны булдырылган. ТРда соңгы 10 ел эчендә инвестицион проект кысаларында 16,8 мең кеше эшкә урнаштырылган.

Татарстанда һәр кешенең акча кереме бер айга 32,8 мең сум тәшкил иткән (2015 кә караганда 2% үсеш).

Социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча профсоюзлар белән хезмәттәшлек системасы турында Альберт Кәримов һәм Ирек Фәйзуллин да үзләренең чыгышларында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International