Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булды.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче затларга «Линде» (Linde AG) компаниясен төзү тарихы турында сөйләделәр.
Linde AG – немец трансмилли инжиниринг химия корпорациясе, бик күп илләрдә филиаллары бар. Штаб-квартирасы Мюнхенда, Бавария (ФРГ). Эшчәнлегенең башлангыч чорында суыткыч техника, газларны сыек хәлгә китерү технологияләрен эшләү һәм җитештерү, ректификацияләү һәм аеру өлкәсендә махсуслашкан.
Linde AG –дөньяда беренче мәртәбә һаваны сыекландырган компания (1895 ел), шулай итеп, техник газлар җитештерү сәнәгатенә нигез салган.
Хәзерге вакытта компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – инжиниринг, сәнәгать һәм медицина өчен газлар җитештерү.
«Линде Инжиниринг» предприятиесендә Рөстәм Миңнехановка шулай ук виртуаль өч үлчәмле модельләштерүне куллану өчен җайланмаларны тәкъдир иттеләр.
Аннары Рөстәм Миңнехановка водород ягулыгында йөрүче автомобильләрне (Toyota, Hyundai һәм башкалар) күрсәттеләр, водород технологияләренең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Тәкъдир итү барышында билгеләп үтелгәнчә, Мюнхенда водород ягулыгында йөрүче автомобильне арендага алып була.
Рөстәм Миңнеханов автомобильләрнең берсендә тест-драйв уздырды, аннары автомобильнең техник характеристикасы буенча берничә сорау бирде.
Шуннан соң синтетик газ һәм водород җитештерү буенча сынау җайланмасын тәкъдимр иттеләр («Линде Инжиниринг» компаниясенең НИОКР зонасы).