Бүгенгә Татарстанда язгы чәчү 380 мең гектарда башкарылган, бу – планның 36%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә чәчү кампаниясенә республиканың барлык районнары да керешкән. 1,8 млн. гектардан якынча 530 мең гектары чәчелгән: язгы бөртеклеләр - 380 мең га (36%), шикәр чөгендере – 40 мең га (54%), май культуралары – 35 мең га (15%), терлек азыгы – 80 мең га (20%). Һәр көн аграрийлар якынча 100 мең га чәчә.
Алдынгылар арасында аерым климатик зонларда министр Зәй (76%), Сарман (61%), Актаныш (45%), Нурлат (43%), Тәтеш (33%), Мамадыш (30%) районнарын билгеләп үтте.
Инвесторлар буенча чәчү темплары түбәндәгечә: Агроинвест - 45%, Агросила групп - 40%, Ак Барс холдинг - 26%,Татагролизинг - 26%, КВ-Агро - 20%,
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, уҗым культураларының потенциалы түбәнрәк, бу кар озак ятуга һәм төрле авыруларга бәйле. Искәртеп узабыз, уҗым культуралары 570 мең гектардан артык мәйдан били.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, горчица, майлы торма һәм кандала үләне чәчү туфракны үсемлекләр өчен кирәкле файдалы компонентларга баетырга мөмкин. «Киләчәктә бу культураларны кимендә 20% сөрүлеккә чәчәргә кирәк. Татарстан буенча бу – ел саен 600 мең га ашланган басу дигән сүз», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов.