Рөстәм Миңнеханов композитор Рәшид Кәлимуллинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, композитор Рәшид Кәлимуллинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.    

Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин да катнашты.

Дәүләт бүләге «музыкаль сәнәгать үсешенә керткән аерым өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен» тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International