Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Еллык инвестицион форум башлыгы, «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе җитәкчесе Дауд Әль-Шезауи һәм «Diamond Developers» компаниясе генераль директоры Фәрис Сәид белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге өлкәсендәге хезмәттәшлек, шулай ук «Казан Экспо» күргәзмә брендын бергәләп үстерү һәм алга сөрү турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.