Татарстан Президенты Апас һәм Тәтеш районнарында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды. Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу.

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

Апас районына килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов басулар өстеннән очып узды. Маршруты «Свияга» АХП» ҖЧҖ (Азбаба, Сатламыш, Югары  Ындырчы авыллары), «АХП «Ибрагимова һәм К» (Шәмбалыкчы авылы),  «Свияга» АХП» ҖЧҖ (Югары Балтай, Килдураз, Дәвеш авыллары) һәм «Табар» АХП» ҖЧҖ (Табар-Черкен авылы) өстеннән булды.

Язгы чәчү эшләренең барышы турында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары киңәшмәдә җентекләп сөйләделәр. Быел районда 35 мең га мәйдан чәчәргә җыеналар, шулардан язгы бөртеклеләр 20,5 мең га. Бүгенгә хуҗалыклар 12,6 мең га чәчкән, бу 36% тәшкил итә (11,4 мең га – язгы культуралар). Шикәр чөгендере 1010 га булачак.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән гомуми мәсьәләләр турында сөйләште: хуҗалыкларның орлыклар, ашламалар һәм запчастьләр, ЯММ белән тәэмин ителеше турында.

Аннары ТР Президенты «Зәйнуллина Л.Ф.» ИП теплица хуҗалыгында булды, хуҗалык яшелчәчелек һәм чәчәк үстерү белән шөгыльләнә.  

Хуҗалык җитәкчесе Лилия Зәйнуллина Татарстан Республикасы Президентына теплицаларның берсен күрсәтте һәм җитештерүне үстерү буенча киләчәк планнары турында сөйләде.   

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районына юнәлде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу Жуково авылы янында «Авангард» агрофирмасы» ҖЧҖнең көзге бодай басуында узды. Оештырылган күргәзмәдә Татарстан Президентына орлык материалы һәм  минераль ашламалар үрнәкләрен күрсәттеләр.   

Район башлыгы Рәмис Сәфиуллов хәбәр иткәнчә, быел язгы чәчү эшләре 43,8 мең гектарда алып барыла. Хуҗалыклар барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән. Районда 1 га җиргә 92 кг минераль ашлама әзерләнгән.     

«Бүгенгә язгы культураларның 40%ы һәм шикәр чөгендеренең 70%ы чәчелгән. Быел ул 5240 га тәшкил итә», - диде район башлыгы.

Район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов халыкны дәүләт ярдәменең төрле программаларында катнашырга активрак җәлеп итәргә өндәде. Аерым алганда, шәхси хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында катнашуга.  

«Программалар булу безгә кешеләр белән аралашырга, үткен мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Район алга китсен өчен нинди ярдәм күрсәтү зарурлыгын карарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Тәтеш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең язгы чәчү эшләрен уңышлы алып баруын билгеләп үтте һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International