Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.   

Төп максаты – язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

Башта Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына килде. Кызыл Чишмә авылы янындагы уҗым бодае басуында Татарстан Республикасы Президентын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм район администрациясе вәкилләре каршы алды. Район башлыгы язгы чәчү эшләренең барышы турында сөйләде.

Бөгелмә районында 76 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән сөрүлекләр – 70,1 мең га.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Бөгелмә районында икенче тәртиптәге репродуктор «ПлемРепродукт» (Ефановка авылы) ҖЧҖдә булдылар.

Бөгелмә районында чагында Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул бөртеклеләрне чәчү барышы, орлыкларның һәм чәчү технологияләренең ничек кулланылуы, минераль ашламалар күләме белән кызыксынды.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына юнәлде.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Республикасы Президентына язгы чәчү эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. 

Монда да районның авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырылды.    

Лениногорск муниципаль районында 109,6 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән сөрүлекләр – 80,7 мең га.

Рөстәм Миңнеханов фермерлык юнәлешен үстерү, гаилә фермалары булдыру белән кызыксынды. Татарстан Республикасы Президенты халыкны дәүләт ярдәменең төрле программаларында катнашырга өндәде.      

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният йортын карап чыкты, анда  капиталь ремонт бара. 

Лениногорск районының Карлыгач авылында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.      

Лениногорск районында барлыгы 1557 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Тагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында булды.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин язгы чәчү эшләренең барышы турында сөйләде.   

Чирмешән районында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар    Югары Каменка авылында 1000 баш мөгезле эре терлекне бәйләмичә генә  асраучы «Илхан» ҖЧҖ комплексына юнәлделәр.  

«Илхан» ҖЧҖнең төп эшчәнлеге – сөт терлекләрен үрчетү һәм игенчелек.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International