Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы һәм Баулы районнарында булды

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы һәм Баулы районнарында булды.

Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов озатуында ТР Хөкүмәте башлыгы чәчү кампаниясенең барышы белән танышу өчен кырларны карап чыкты.

Бәйрәкә авылы территориясендә Алексей Песошин районның агропредприятие җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Очрашу барышында ул язгы-кыр эшләренең барышы белән, минераль ашламаларның күләме, авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге белән кызыксынды.

Аннары Алексей Песошин Урыссу химия заводында булды.

Алга таба кунаклар Урыссу 4 нче балалар бакчасын карадылар.

Моннан тыш, Алексей Песошин бүген иртән Баулы районында булды.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин язгы-кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Кызыл яр авылы янындагы мәйданчыкта Татарстан Премьер-министры авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Алар чәчү кампаниясенең барышы хакында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International