Татарстан Президенты Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы марш белән узды.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә таба атлады. Биредә газизләрен гомере буе көткән аналарга мәдхия булып шигырь яңгырады. Президент, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка чәчәк голләмәсе куеп, һәйкәл каршында баш иде.

Аналар һәйкәле каршында "СОЮЗ – наследники Победы" кадет корпуслары һәм хәрби-патриотик клубларының Бөтенроссия слеты вәкилләре җыелган иде. Аларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Исәнмесез, Җиңү варислары! Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!" – дип тәбрикләде. Җиңү варислары җавап итеп, өч тапкыр "Урра!" дип кычкырды. Аннан соң, рәсми затлар "Казан" атом су асты көймәсе монументы янында хәрби-диңгез флоты ветераннары белән очрашты. Биредә хәрби-диңгез флоты флагы күтәрелде. Чарада, шулай ук, яшь дәвамчылар – Казанның 78 нче кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ветераннар һәм кадетлар Рөстәм Миңнеханов белән күмәк фотога төште.

Чарада предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International