Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов бер көнлек эш визиты белән килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Борис Грызлов аэропорттан “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясендә катнашу өчен “Корстон” комплексына юнәлде.
РФ Дәүләт Думасы Рәисенең Казанда булу планында Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу, 2013 елгы Универсиада объектларын карау, Универсиада авылында булу, IT-парк эшчәнлеге һәм проектлары белән танышу каралган.