Рөстәм Миңнеханов КХР Казандагы Генераль консулы У Инцинь белән очрашты

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь белән очрашты.

Ул ассызыклаганча, Татарстан КХР белән булган мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, берничә Кытай провинциясе, компанияләре һәм вузлары белән ныклы элемтәдә тора, дип хәбәр итте Татарстан Президенты. 

ТР Президенты сүзләренчә, Кытай компанияләре белән нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә уртак эш алып барыла. Узган ел Менделеевскта "Аммоний" минераль ашламалар заовды эшли башлады, ул Кытай милли химия-инженерия корпорациясе катнашында төзелде. Шулай ук Чаллы шәһәрендә "Хайер" компаниясе суыткычлар җитештерү заводын ачты. 

Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь эшчәнлеге Росия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән КХР хезмәттәшлеге алга таба үстерүдә ярдәм итүенә ышануын белдерде. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International