Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Артем Николаев, ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.
Әңгәмә барышында яклар республикада экология өлкәсендә уңай вәзгыятьне тәэмин итү турында, аерым алганда, калдыкларны утилизацияләү, файдалы казылмаларны законсыз чыгаруны кисәтү, гидротехник җайланмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.