Бүген «Пирамида» КСКда А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 85 еллык юбилее зур концерт программасы белән тәмамланды.
Бу кичәдә тамашачыларга лазер-шоу һәм югары уку йорты студентлары һәм аны тәмамлаганнар катнашында иҗат программасы тәкъдим ителде. Таантананың мәртәбәле кунаклары арасында: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты» ФДУП директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың һәм илнең әйдәүче югары уку йортлары ректорлары.
«КАИ – әйдәүче техник университет. Минемчә, республика үсешендә һәм аның казанышларында шушы институтта белем алган кешеләрнең өлеше дә бик зур. Бүген республика алдына зур бурычлар тора. Кадрлар булу, бигрәк тә техник кадрлар – бу конкурент өстенлек. Безнең предприятиеләр сыйфатлы белемнән башка мондый зур программаларны гамәлгә ашыра алмаслар иде. Безнең югары уку йортларында чыгарыла торган кеше капиталы – икътисад үсешенә җитди этәргеч ул», – диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп.
Бәйрәм режиссерлары кунакларга авиация, университет тарихын, аларның барлыкка килүен һәм үсүен сөйләделәр һәм күрсәтеп бирделәр.
«Бүген безнең университет тормышында, ышанам, бөтен шәһәребез һәм республикабыз тормышында, зур бәйрәм, – диде югары уку йорты ректоры Альберт Гыйльметдинов. – Тулысынча студентлар көче белән әзерләнгән концерт программасы бүген сезне уку йортыбыз тарихы буйлап сәяхәт иттерде. КАИ – бу югары дәрәҗдәге белем генә түгел, ул туганлашу һәм берләшү урыны да! Без традицияләребезне кадерләп саклыйбыз һәм шулар нигезендә киләчәгебезне корабыз».