Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Суд приставы хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов катнашты.
Артур Парфенчиков Казанда “Суд карарларын һәм башка органнар актларын мәҗбүри үтәтү нәтиҗәлелеге” темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Конференция 8-11 июньдә Казан федераль университетында уза.
Очрашуда Артур Парфенчиков Рөстәм Миңнехановка Казанда конференция үткәрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. РФ Баш суд приставы сүзләренә караганда, Татарстан башкаласы мондый зур халыкара чара үткәрү өчен уңышлы мәйданчык булып тора.
А.Парфенчиков Рөстәм Миңнехановка Федераль суд приставы хезмәте алып бара торган эш турында сөйләде.
ТР Президенты, үз чиратында, Артур Парфенчиковка республикада суд карарлары үтәү эше ничек оештырылуы хакында сөйләде. Аерым алганда, сүз ЮХИДИ штрафларын Интернет һәм инфоматлар аша түләү мөмкинлеге хакында барды.
А.Парфенчиков Татарстан җитәкчелеге инициативасына югары бәя бирде һәм шоферларга уңайлы булсын өчен инфоматларны ягулык салу станцияләрендә урнаштырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов РФ Баш суд приставы тәкъдимен карарга вәгъдә итте.