Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Блокчейн – яңа бүленгән финанс мохите» темасына «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.  

Чыгышында Сергей Солонин билгеләп үткәнчә, Татарстан белән «КИВИ» компаниясе арасында яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе урнашты. Элегрәк республикада яңа финанс инструмент – «Совесть» кичектеркеп тору картасы эшләтеп җибәрелде. Проект идеясе «Иннополис» МИЗда туды.

«Соңгы ярты елда, әлеге проектны башыннан башлап һәм, республикада эшләүче ИТ-продукт буларак, “Совесть” картасын гамәлгә кертүне күзәтү безгә кызык булды», - диде ул, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдереп.   

Лекциясендә Сергей Солонин белешмәләрне саклауның яңа технологиясе – блокчейн турында сөйләде. Инновацион система транзакцияләр блоклары чылбырын коруның билгеле бер кагыйдәләрен һәм белешмәләрне урлауга һәм үзләштерүгә каршы торырлык мәгълүмат алуны билгели. «КИВИ» АҖ генераль директоры яңа системаның эшләү үзенчәлекләре, аның өстенлекләре һәм төрле тармакларда куллану перспективалары турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International