Алексей Песошин Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Казанда шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча җитди эш алып барыла.

“Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү Яңа Татар бистәсен, склад биналарын һәм сәнәгать җитештерүен шәһәр территориясеннән читкә чыгарып, комплекслы яңартуны күздә тота. Бу мәйданчыкта тарихи, мәдәни һәм табигый-ял итү объектларын саклап, Казанның яңа бизнес-үзәген булдыру планлаштырыла.

“Концепцияне әзерләү эше Казан башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Малайзия-Россия консорциумы тарафыннан бергә алып барылды”, - диде Алексей Песошин.

Үзенең чыгышында APUDG идарәче директоры һәм архитектор Норлиза Хашим Казан икътисад районының мастер-план концепциясен тәкъдим итте.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International