Илдар Халиков: Без инвесторларга эш өчен бөтен шартларны да тудырырга тиеш

2011 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан өчен эре инвесторлар да, кечеләре дә, республиканыкы, Россия һәм чит ил инвесторлары да бердәй әһәмиятле. Шуңа күрә бер структура кысаларында барлык мәгълүматны берләштерү бик мөһим. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген журналистлар белән әңгәмәсендә республикада Инвестицион үсеш агентлыгы төзүне шулай шәрехләде.
Билгеле булганча, ТР Президенты Указы белән ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты базасында ТР Инновацион үсеш агентлыгы төзелде. Яңа структураны әлеге комитет рәисе Линар Якупов җитәкләде.
Премьер-министр ассызыклап узганча, моңа кадәр инвестицияләр җәлеп итү функциясе республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә җитәрлек үсмәгән иде. “Татарстанда әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган структура булырга тиешлеге бернинди шик уятмый”, - дип өстәде ул.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәтендә яңа структураны кайсы министрлык базасында формалаштыру буенча озак бәхәсләр барган. “Бүген расланган агентлыкны төзүнең нигез принциплары шундый: Татарстан өчен эре инвесторлар да, кечеләре дә, республиканыкы, Россия һәм чит ил инвесторлары да бердәй әһәмиятле. Шуңа барлык мәгълүматны бер структурада берләштерү мөһим”, - ди Хөкүмәт башлыгы.
Илдар Халиков белдергәнчә, Татарстан белән кызыксыну шул кадәр арткан, предприятиеләр, хәтта тармак министрлыклары үзләре генә мондый эшне алып бара алмый. “Без инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен тулы шартлар тудырырга тиеш”, - дип белдерә Хөкүмәт рәисе. Аның сүзләренчә, агентлык Татарстанда инвесторлар белән бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен төзелгән.
Илдар Халиков кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча барлык программаларның тулы күләмдә сакланачагын һәм бернинди төзәтмәләр кертелмәячәген, тагын да ныграк үстереләчәген ассызыклады. Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләре инвесторлар белән эшләүгә йөз тотачак. Алар ТР Инвестицион үсеш агентлыгына буйсыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International