Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмәдә автомобильләр төзү, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Татарстан Республикасы территориясендә «Ford Sollers» предприятиеләр эшчәнлеге турында фикер алыштылар. 

Очрашуда Ford Motor Company хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә буенча баш вице-президенты Зияд Ожакли, Ford Motor Company халыкара һәм хөкүмәт органнары белән элемтә буенча вице-президенты Стивен Биган,  «Ford Sollers» УП башкарма директоры Әдил Шаринов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International