Казанга РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килделәр. 

Аларны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Казанга визитлары кысаларында Николай Патрушев һәм Михаил Бабичның Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары һәм федераль ведомстволар белән терроризм һәм законсыз миграциягә каршы тору мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырулары каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International