Рөстәм Миңнеханов Грозныйда Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы кысаларында Грозный шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль  секретаре Аятолла Шәех Мөхсин Араки һәм аның урынбасары Манучер Моттаки белән очрашты. 
Аятолла Шәех Мөхсин Араки – күренекле ислам тәгълиматы галиме, чагыштырма фәлсәфә докторы, Кума дини семинариясенең югары ислам хокукы һәм принциплары профессоры. Шулай ук ул Ислам Иран Республикасы Дини җитәкчесе каршындагы Экспертлар советның элеккеге әгъзасы, «Әхли Бәйт» Бөтендөнья Ассамблеясенең Иң югары советы әгъзасы, «Инглиз ислам үзәге» оешмасының һәм Кумада Ислам тәгълиматы ассамблеясенең әгъзасы һәм Кума дини семинариясенең ислам хокукы һәм принциплары югары курслары профессорларының берсе.
Ираннан килгән кунаклар Рөстәм Миңнехановка үз оешмаларының эшчәнлеге турында, төрле мөселман агымнары арасындагы конфликтларны һәм каршылыкларны бетерерлек кирәкле чаралар турында үз фикерләрен җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Идел буенда Ислам тарихы һәм аның хәзерге замандагы үсеше турында сөйләде. "Үзара аңлашу һәм бер-береңә хөрмәт нигезендә бүген Татарстанда мөселманнар арасында гына түгел, конфессияләр һәм милләтләр арасында да дини каршылыклар юк. Диниара һәм милләтара татулык һәм халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр – безнең иң зур байлыгыбыз һәм казанышыбыз", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасын Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казандагы Россия ислам институты белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Әңгәмә барышында ул кыскача гына Болгар Ислам академиясен төзү турында сөйләде, аны төзүне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шәхсән хуплый, дип белдерде. "Ислам дине галимнәренең һәм фикер ияләренең менә шундый аралашулары нәтиҗәсендә, ышанам ки, киләчәктә мөселманнар арасында үзара аңлашу һәм үзара ихтирам барлыкка килер, ә ул исә җир йөзендә тынычлыкны һәм татулыкны сакларга ярдәм итәр", - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм кунакларга «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International