Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties компаниясе башлыгы Мөхәммәд Али Рашед Әл-Әббар белән очрашты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties компаниясе (БГӘ) җитәкчесе Мөхәммәд Али Рашед Әл-Әббар әфәнде белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты. 

Яклар коммерциячел һәм күчемсез мөлкәт төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар. 

Белешмә өчен:

Emaar Properties компаниясе сәүдә үзәкләре, халыкара класстагы кунакханәләр, моллар һәм офис үзәкләре төзү белән шөгыльләнә. Компания дөньяда иң биек бина «Бурҗ Хәлифа»не төзегә , дөньядагы иң зур молларның берсе «Дубай Молл» сәүдә үзәге хуҗасы һәм операторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International