Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин спорт экипировкасы һәм спорт хоккей командаларын тәэмин итү өчен инвентарь тапшыру тантанасында катнашты.
Чара Казанның Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1) узды.
Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2019 елдан бирле тотрыклы үсеш күрсәтә, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 359,4 млн доллар тәшкил иткән. Бу хакта бүген "TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумының пленар сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.