ТР Президенты Япония сәүдә ассоциациясе делегациясе белән очрашты

2011 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия һәм яңа бәйсез дәүләтләр (ROTOBO) белән сәүдә ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты. Япония делегациясен ROTOBO президенты Такаси Носиока җитәкли.
Япониянең Россия һәм яңа бәйсез дәүләтләр (ROTOBO) белән сәүдә ассоциациясе Япония предприятиеләре, Россия предприятиеләре, элекке Советлар Союзы һәм Көнчыгыш Ауропаның башка илләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итә. Ассоциациягә 200 дән артык әгъза кергән, алар арасында сәүдә фирмалары, сәнәгатьнең төрле тармак предприятиеләре, банклар, иминият компанияләре, сәнәгать ассоциацияләре, пассажирларны йөртү һәм йөкләр ташу агентлыклары, җирле үзидарә органнары бар.
Р.Миңнеханов бүгенге очрашуны ачканда, Татарстан Россия Федерациясе белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяли. ТР Президенты сүзләренә караганда, республика федерация субъекты буларак, Япония белән элемтәләрне үстерү белән кызыксына.
ROTOBO делегациясенең Казанга визиты кысаларында инвестицияләр буенча Япония-Татарстан конференциясе узачак, дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы. “Ул яңа элемтәләрне җайга салырга, яңа проектлар табарга мөмкинлдк бирер дип ышанам”, - диде Р.Миңнеханов.
Япония компанияләре республикага берничә тапкыр килде, бүгенге көндә алар белән яхшы элемтәләр урнашкан, дип белдерде кунакларга Татарстан Президенты. Шулай итеп, 2010 елның ноябрендә Россия Президенты Дмитрий Медведевның Япониягә визитында Менделеевскида ашламалар заводы төзелеше буенча килешү төзелде. Санкт-Петербургта узачак икътисади форум кысаларында бу проектны гамәлгә ашыру өчен кредит бирү турындагы килешү имзаланачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда “Йокогава электрик” компаниясе уңышлы эшли. 2010 елның сентябрендә КДТУ базасында “Йокогава электрик” лабораториясе ачылачак.
Рөстәм Миңнеханов Япония автоҗитештерүчеләрен Татарстанда автокомпонентлы производстволар урнаштыру мөмкинлеген карарга чакырды.
ROTOBO президенты Такаси Носиока, үз чиратында, Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш Япония бизнесы өчен кызыклы төбәкләр күп, дип билгеләп үтте. Носиоки әфәнде сүзләренә караганда, Япониядә Татарстан эре сәнәгать үзәге буларак билгеле.
Такаси Носиока Рөстәм Миңнехановка Менделеевскида ашламалар заводы төзелеше проектын гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда Япония делегацииясе әгъзалары Татарстан ягына нефть химиясе, энергетика, инфраструктура проектлары буенча хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле юнәлешләрен тәкъдим итте. Р.Миңнеханов кунакларга бу юнәлешләрне тармак министрлыклары җитәкчеләре белән фикеер алышырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International