ТР Президенты Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлеге белән котлады

2011 елның 15 июне, чәршәмбе

Ветеранны котларга ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Әскать Сәфәров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин, “Татарстан Геройлары” Иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары Иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев котлады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабир Әхтәмовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Бу бүләк күпьеллык мактауга лаеклы хезмәте, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә шәхсән керткән өлеше, ветераннар хәрәкәтен үстерүдә һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуы өчен тапшырылды.

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исеме Мәскәүдә Покланная Гора мемориаль комплексынынң геройлар залында мәңгеләштерелгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Сабир Әхтәмов – Советлар Союзы Герое исемен алган 170 татарның бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кеше. Ветеран Ленин ордены, хәрби Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм 20 медаль белән бүләкләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Сабир Әхтәмовны тормышы, сәламәтлеге, киләчәк планнары хакында сорашты. “Күп хәрәкәтләнергә, дуслар белән аралашырга тырышам, - дип билгеләп үтте ветеран. – Болар барысы да хәрби рух сакларга ярдәм итә.”
ТР Президенты Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлегенә Татартсан Рсепубликасы территориясендә җитештерелгән “Fiat Albea” автомобиле бүләк итте.

Сабир Әхтәмов – актив җәмәгать эшлеклесе. Казан Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советының дәрәҗәле әгъзасы. 



 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International