Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Александр Невский орденын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды.

Абруйлы бүләк Рөстәм Миңнехановка "дәүләт алдындагы шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясенең халыкара дәрәҗәсен ныгытуга керткән зур өлеше өчен" бирелә. 

Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләү турында указны Владимир Путин 2017 елның 1 мартында имзалады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International