Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: ТР ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә Малайзия тәҗрибәсен кулланырга ниятли
2011 елның 20 июне, дүшәмбе
Малайзия – ислам финанслары өлкәсендә лидер һәм Татарстан Республикасы ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә әлеге ил тәҗрибәсен кулланырга ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дато Зайнол Абидин Омар белән очрашуда белдерде.
Очрашу Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Малайзия илчесенә саммитта катнашуы һәм Татарстан Республикасына килүе өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Малайзиядә булганнан соң ил җитәкчелегенең чит ил инвесторларын җәлеп итү, Малайзия дәүләт идарәсе һәм ислам банкингы кысаларында проектлар гамәлгә ашыру алымнары хакында яңа һәм файдалы мәгълүмат белдек дипбелдерде. Бу мәгълүмат Татарстан тарафыннан файдаланырга тиеш һәм без Малайзия тәҗрибәсен төрле юнәлешләрдә дә өйрәнәчәкбез.
Татарстанда күптән түгел булдырылган структура – ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе итеп Линар Якупов билгеләнде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Малайзиядә югары белем алган һәм бу илдә 10 ел яшәгән.
Үз чиратында, Малайзиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дато Зайнол Абидин Омар билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе белән Малайзия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек өчен аларны ныгыту, яңа мөмкинлекләр табу зарур. “Татарстан Россиянең актив үсеш алучы төбәге буларак, Малайзия өчен Россия мөмкинлекләрен өйрәнү һәм аның базарына чыгу өчен яхшы мәйданчык булырга мөмкин”, - диде Дато Зайнол Абидин Омар.
“Татарстанның Малайзия белән мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга ниятләвен күрәбез”, - дип белдерде илче әфәнде. Моның өчен мөмкинлекләр бар һәм алар артачак дип белдерде ул.
Дато Зайнол Абидин Омар сүзләренә караганда, Малайзия белән Татарстанның мәгариф өлкәсендә яхшы перспективалар бар. “Әлегә Татарстан вузларында Малайзиядән ике студент кына белм ала, без аларның санын арттырырга ниятлибез”, - диде ул.
Инвестиция эшчәнлегенә килгәндә, Малайзия Татарстан Республикасы территориясендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. “Инвестиция проектларына без керткән өлеш зур түгел, киләчәктә бу эштә актив катнашырбыз дип ышанам”, - дип ассызыклады Дато Зайнол Абидин Омар.
Очрашуда Малайзия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле берничә юнәлеше хакында сөйләде. Аерым алганда, Казан хәләл хаб белән хезмәттәшлек итү, шулай ук Чаллы хәләл продукциясе белән тәэмин итүне оештыру.
Малайзия делегациясе вәкилләре бөтен юнәлешләр буенча эш алып бару өчен Татарстан-Малайзия эшлекле советын булдыру тәкъдимен белдерде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз