Рөстәм Миңнеханов Португалиягә эш сәфәре кыла

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга (Португалия) ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәре кысаларында (2017 елның 29-30 мае) Рөстәм Миңнеханов Португалия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак, «Португалия – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак, анда, Россиянең алдынгы төбәге буларак, Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, тагын Татарстан Республикасы Президенты Taguspark фәнни-технологик паркына барачак.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга визиты барышында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзалау көтелә. 

Татарстан Президенты шулай ук Португалиянең эшлекле даирәләре вәкилләре һәм Португалиянең Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә агентлыгы (AICEP) һәм Португалия Сәүдә-икътисадый палатасы җитәкчелеге белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International