Татарстанда 27 торак пункт каты өслекле юллар белән тоташтырылачак

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Быел Татарстанда 27 торак пункт каты өслекле подъездлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

“Бу максатларда федераль үзәк белән килешү имзаланды. 2020 елга кадәр транспорт системасын үстерү программасы буенча авыл юлларына быел  федераль бюджеттан 600 млн. сум күләмендә акча алабыз. Шулай итеп, бу программа буенча 17 торак пунктны каты өслекле юллар белән тоташтырачакбыз, шулай ук 10ны республика программасы хисабына”, - диде министр.

“2017 елда Татарстанда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә 120 км яңа автомобиль юлы төзү һәм 1,2 меңнән артык федераль һәм төбәк автомобиль юлын төзекләндерү планлаштырыла”, - дип ассызыклады Ленар Сафин.

Моннан тыш, М7 “Волга” автомобиль юлында гомуми озынлыгы 29,8 чакрым булган арада төзекләндерү эшләрен төгәлләү каралган.

Быел программа буенча М7 “Волга” автомобиль юлының биш урынында төзекләндерү эшләре каралган. “Барлык биш кишәрлектә дә эшләр тулы көчкә бара” , – дип җиткерде министр.

Шулай ук 123 чакрымлы 15 участокта федераль юллар һәм 6 күпер дә төзекләндереләчәк.

Моннан тыш, 300 чакрым төбәк юллары һәм җиде күперне төзекләндерү, 88,7 чакрым төбәк юллары һәм биш күпер төзү планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International