Илдар Халиков РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Чаллы бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты

2011 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Чаллыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе бүлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шәһәр мэры Васил Шәйхразиев, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Павел Николаев катнашты.
Калада тикшерү бүлеге оешканнан бирле, ул 3 ел прокуратура бинасында урнаша. Тикшерү идарәсенең яңа офисы элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Биредә 30 дан артык кеше эшләячәк.
Премьер-министр Илдар Халиков төзүчеләр көче белән бинаны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуын, тикшерүчеләрнең сыйфатлы эшчәнлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
Аның белдерүенчә, хокук саклауның башка органнары, Эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль иминлек хезмәтенең бүлекчәләре белән уртак эшчәнлек Чаллы шәһәре бүлеге җилкәсенә зур җаваплылык өсти. Шул исәптән, оешкан эре җинаятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне тикшерү буенча да.
Васил Шәйхразиев искәрткәнчә, бүген шәһәрдәге барлык көч структуралары аерым биналарда урнашкан. Бары шәһәр судын гына аерым биналы итәсе калган. Шәһәр мэры моны хәл итәргә вәгъдә бирде. Бүгенге тантанада иң яхшы тикшерүчеләр Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән билгеләп үтелде.
Билгеле булганча, РФ Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәрендәге тикшерү бүлеге хәзерге яңа бинасына кышын ук күчкән иде. РФ Президентының Указы нигезендә, агымдагы елның гыйнвареннан бу структураның исеменнән “прокуратура каршында” дигән формулировка төшеп калды. Шулай итеп, Тикшерү идарәсе гадел хөкем системасында мөстәкыйль берәмлеккә әйләнде. Аның карамагында -авыр һәм аеруча авыр җинаять эшләре, салымнар һәм коррупция белән бәйле җинаятьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International