Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Россия дәүләт тарих архивында булды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты кысаларында Россия дәүләт тарих архивында булды.

РДТА - дөньяда иң эреләренең берсе. Бүген биредә Россия тарихына кагылышлы 6,5 млн. документ саклана, архив фондының гомуми күләме - 7 млн. саклау берәмлеге. Гаять зур коллекциядә атаклы дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең шәхси фондлары, сирәк кулъязмалар, басмалар бар. Уникаль документлар арасында Петр I аңлатмалары белән рус әлифбасы проекты, 1861 елгы крепостной хокукны бетерү турында манифест саклана.  

Татарстан Президентына архив буенча экскурсияне Россия дәүләт тарих архивы директоры Сергей Чернявский үткәрде. Ул архив тарихы, документларны саклауны тәэмин итү һәм фәнни эшчәнлек турында сөйләде.

Татарстан Президенты документларны цифрлаштыру бинасында, уку залында һәм күргәзмә өлешендә була. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Сергей Виттенең акча реформасының 120 еллыгына багышланган күргәзмә экспонатлары белән таныша.

Архивта Татарстан Президентына Казан өязе һәм татар халкы тарихына багышланган документларны күрсәтәләр.

Рөстәм Миңнеханов, Сергей Чернявскийга рәхмәт белдереп, архив эшчәнлеген югары бәяли. “Сез, Россия дәүләте тарихының бәһасыз документларын саклауны тәэмин итеп, бик мөһим эш башкарасыз. Татарстан - Россия дәүләт тарихы архивы белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Мин ышанам, без архив буенча белгечләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштыра алачакбыз”, - дип билгеләп үтә ул.

Республика башлыгын Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International