Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков балалар бакчаларына чират буенча үзенең электрон адреска язарга тәкъдим итте
2011 елның 22 июне, чәршәмбе
Хәзер Татарстандагы һәр ата-ана I.Hhalikov@tatar.ru электрон адресы буенча Премьер-министрның шәхсән үзенә хат юллап, балалар бакчаларына чиратка язылу буенча гозерләрен, электрон чират системасының эшчәнлегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен юллый ала. Бу хакта бүген журналистлар белән булган әңгәмәсендә Илдар Халиков үзе хәбәр итте.
Билгеле булганча, балалар бакчаларына булган чиратларны җайга салу максатыннан, Татарстанда югары технологияләргә нигезләнгән “Электрон балалар бакчасы” проекты гамәлгә ашырыла. Агымдагы елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә кулланыла башлады. “Электрон балалар бакчасы” – Интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урташтыру өчен исәпкә кую, әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү буенча хезмәт. Бу хезмәттән файдалану өчен ТР Хөкүмәте порталы - prav.tatar.ru ның “Гражданнар өчен дәүләт хезмәтләре” бүлегенә керергә кирәк.
“Балалар бакчаларына электрон чиратларның төп максаты – бу системаның ачыклыгын тәэмин итү, Бүген гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр бу ачыклыкның барлыкка килүенә дәлил. Һәр ата-ана бу порталга кереп, үзләренең чираты белән даими танышып бара ала. Әлеге электрон система төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең бу чиратка теге яки бу юл белән йогынты ясавына юл калдырмый”, - дип белдерде Премьер-министр.
Илдар Халиков балалар бакчаларына сабыйларны электрон чиратка бастыру белән бәйле проектның шәхсән Премьер-министр контролендә булуын ассызыклады. “Әти-әниләр баласын чиратка бастырганда ниндидер гаделсезлекләр күрә икән, системага кагылышлы тәкъдимнәр кертергә тели икән, минем югарыда атап үтелгән электрон адреска хатлар юлласыннар. Мөрәҗәгатьләрнең барысын да укып чыгарга, кыска гына булса да җавап бирергә вакыт табачакмын”, - дип ышандырды Хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, халыктан алынган мөрәҗәгатьләр бу системадагы кайбер җитешсез якларны, законнан читкә китү очракларын ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Әгәр шундый фактлар ачыкланганда, аерым тикшерүләр уздырылачак, закон чиген узган түрәләр эшеннән алыначак, дип кискәртте ул.
Илдар Халиков бүген балалар бакчаларына чиратларның бары электрон форматта гына гамәлдә булуын, башка форматларның булмавын ассызыклады. “Бу бик принципиаль. Кәгазьдәге чиратлар, параллель башка чиратлар бар диючеләр хаклы булмаячак. Татарстанда ачыклыгы тәэмин ителгән бары бер генә чират бар. Бүген Татарстанда баласы электрон чиратка куелган һәрбер әти-әни системаның тулаем ачык һәм гадел булуына ышана ала”, - дип кабатлады Хөкүмәт башлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз