Рөстәм Миңнеханов: Стратегик инициативалар агентлыгы барлыкка килгәннән бирле берничә уңышлы проект гамәлгә ашырылды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Стратегик инициативалар агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентылыг генераль директоры Светлана Чупшева куйдылар. 

Әлеге документ кысаларында якларның Татарстан территориясендә Стратегик инициативалар агентлыгының "Дөрес алымнар кибете" проекты һәм РФ Субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы атәҗрибәләр һәм инициативалары бөтенроссия конкурсы проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган уңышлы тәҗрибәләрне куллануга юнәлдерелгән чаралар, проектлар комплексын гамәлгә ашыруда багланышлар күзаллана. 

Быел СИА иң яхшы социаль-икътисадый тәҗрибәләр онлан-китапханә проектын тәкъдим итте. "Дөрес алымнар кибете" мәгълүмат ресурсын федераль хакимият, төбәк хакимиятләре, иҗтимагый оешмалар куллана алачак. Ресурс аша дистанцион белем алып була. 

"Стратегик инициативалар агентлыгы барлыкка килгәннән бирле берничә уңышлы проект гамәлгә ашырылды.  "Дөрес алымнар кибете" тәҗрибәсе Рәссиянең берничә төбәгендә көйләнәчәк, аннары бөтен илдә гамәлгә ашырылачак. Ышанам, әлеге проект илебезгә файда китерәчәк", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

"Стратегик инициативалар агентлыгы барлыкка килгәннән бирле Рөстәм Нургали улы Күзәтчелек советы составына керә. Ул һәрдаим безгә бөтен мәсьәләләр буенча ярдәм итеп тора. Безнең бөтен проектлар һәм инициативалар пилот формасында Татарстанда гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырылу өчен расланган иң яхшы социаль-икътисадый тәҗрибәләр уңышлы булачаклар, дип ышанабыз", - дип ассызыклады Светалан Чупшева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International