Татарстан һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы Казан елга техникумын бергә модернизацияләргә килештеләр

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы арасында ниятләр турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры урынбасары - Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Олерский куйдылар. 

Килешү Казан елга техникумын бергә модернизацияләү турында ниятне теркәде. Аерым алганда, Татарстан студентларны яңа тулай торак белән тәэмин итәргә, ә Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы заманча уку корпусын төзергә тиеш була. 

"Елга транспорты системасын үстерү алдынгы бурычларыбызның берсе. Квалификацияле кадрлардан башка моңа ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә Казан елга техникумы мәйданнарын модернизацияләү - киләчәктә файда китерәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов барында берничә әһәмиятле документ имзаланды. "РОТЭК" АҖ һәм "Татэнерго" АҖ Казандагы ТЭЦ-1дә "ПРАНА" алдан фаразлау һәм читтән мониторинглау ситемасын сафка кертү буенча килешү имзаладылар. Ярославль өлкәсе Хөкүмәте һәм "Татнефть" ГАҖ неть-газ химиясе өлкәсендә багланышларны үстерергә килештеләр. "Трансойл" компаниясе белән "Русфонд" хәйрия фонды арасында хәйриячелек турында килешү имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International