Рөстәм Миңнеханов янә “Татнефть” Директорлар советын җитәкләде

2011 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген “Татнефть” ААҖ акционерлары җыелышы 15 кешедән торган Директорлар советын сайлады, аның составы үзгәрешсез калды. Аңа Татарстан Республикасыннан “алтын акция” хокукы нигезендә, элеккеге кебек үк, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
"Связьинвестнефтехим" ААҖннән Директорлар советына янә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, республика финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов һәм "Связьинвестнефтехим" генераль директоры Валерий Сорокин сайланды.
Директорлар советына шул ук бәйсез директорлар: «Brentcross Ltd.» компаниясе директоры Марина Воскресенская, «SGI Group Ltd» комнаиясе идарәче директоры Сушован Гош, Бөекбританиянең «Waygood Limited» фирмасы директоры Дэвид Вейгуд керде.
“Татнефть”нең топ-менеджерлары: компания генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, аның беренче урынбасаралары Наил Ибраһимов һәм Наил Мәганов, генераль директор урынбасарлары Владимир Лавущенко һәм Рәис Хисамов, “Әлмәтнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Миргазиян Таҗиев Директорлар советы әгъзалары булды.
Җыелыштан соң үткәрелгән Директорлар советының яңа составы утырышында Рөстәм Миңнеханов 12 нче тапкыр аның рәисе итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International