Рөстәм Миңнеханов: “Нефть – безнең конкуренцияле өстенлек ул”

2011 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Бүген Әлмәттә узган компания акционерларының еллык җыелышында ясаган чыгышында ул узган елның республика икътисады өчен шактый катлаулы булуын билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешелде. Татарстанның тулаем төбәк продукты 1 триллион сум чамасы, ә сәнәгать производствосы триллион сумнан артык тәшкил итте, бу 2009 ел белән чагыштырганда 8,2 процентка артык. Биредә нефть тармагы зур роль уйнады, эшләп чыгарылган продукциянең 26,5 проценты аның өлешенә туры килә.
Бер елда төзелеш күләме 4 процентка артты. Республика башлыгы биредә “ТАНЕКО” һәм социаль ипотека программасы буенча торак төзелешендә эшләүчеләрнең гаять зур өлешен билгеләп үтте.
Р.Миңнеханов Татарстан икътисады структурасында эшкәртү производстволарының өлеше артуга бәйле яхшы динамикага (әлеге күрсәткеч 62 процент тәшкил итте) игътибар юнәлтте. Әлеге уңайдан ул “Татнефть”нең, төп эшчәнлегеннән тыш, нефть химиясе проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.
Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, компания инновацион характерга ия булырга һәм конкуренцияле продукт эшләп чыгарырга тиеш, диде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть” – республиканың иң инновацион компанияләреннән берсе. 2010 елда компаниядә гамәлгә кертелгән инновацияләрнең икътисади нәтиҗәсе 4,8 миллиард сум тәшкил иткән. Нефтьнең 45 процентка якыны заманча технологияләр куллану хисабына табыла, алардан башка “Татнефть” елына 14 миллион гына “кара алтын” чыгарыр иде.
“Соңгы елларда “Татнефть”тә табигый битум чыгару буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешелде, - диде Р.Миңнеханов. – Без бу юнәлешне алга таба да үстерәчәкбез, аның Россия өчен бик тә җитди чимал базасы икәнлеген күрсәтәчәкбез”.
“Без “ТАНЕКО”ны илдәге иң заманча комплекс итәргә хыялланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин әлеге проектның перспективасы бик тә зур дип саныйм. 2016 елга республикада сәнәгый җитештерүне 2 триллион сумга җиткерү бурычы куелган, мондый проектлардан башка бу бурычны хәл итү мөмкин түгел”.
Үз чыгышының ахырында республика башлыгы Татарстан һәм тулаем алганда Россия икътисадына керткән өлеше өчен “Татнефть” җитәкчелеге һәм коллективына рәхмәт белдерде. “Бу Россиянең зур компаниясе, аның яхшы перспективалары бар, без аңа һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International