Бүген Әлмәтнең “Татнефть” ААҖ бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны хөрмәтләде. Ул хоккей буенча Россия җыелма командасын җитәкләр өчен Татарстаннан китә.
“Бер яктан, без бик нык кайгырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, - бездән республиканың аерылгысыз өлешенә әверелгән зур дустыбыз китә. Икенче яктан, ил җитәкчелеге тарафыннан аңа җыелма команданы җитәкләү вазифасы ышанып тапшырылды. Аны моңарчы да алып китәргә теләделәр, әмма без моңа каршы дәлилләр таптык. Бу юлы мине Путин чакырып алды һәм Россия җыелма командасына ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте, ә бу бик җитди мәсьәлә”.
Рөстәм Миңнеханов Билалетдиновны бик талантлы тренер дип атады. Ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде, зур нәтиҗәләргә иреште һәм Татарстанны Ауропа дәрәҗәсендә танытты. Аның тырышлыгы белән хоккей республикада иң яраткан спорт төренә, ә Билалетдинов үзе хөрмәткә лаек кешеләрнең берсенә әверелде.
“Тормышта нинди генә хәлләр булса да, Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Билалетдиновка. – Без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер”.
Соңыннан Р.Миңнеханов аңа ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шәфәгать Тәһаутдинов “Ак Барс”ның җиңүләре өчен барысын да эшләгән Билалетдиновка рәхмәт белдерде, яңа вазифада уңышлар теләде һәм аңа “Татнефть” ААҖнең мактаулы нефтьчесе” билгесен тапшырды.
“Минем өчен Татарстан, Казан, командам бер гаиләгә, туган йортка әверелгән иде, - диде Зиннәтулла Билалетдинов. – Мин бөтен җаным-тәнем белән биредә идем, хәтта Мәскәү дә мине артык кызыксындырмады”. Ул үзенә ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан һәм “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Билалетдиновның сүзләренә караганда, Казан һәм “Ак Барс” – бик җитди брендлар.
Искәртеп узабыз, 26 майда Россия Хоккей федерациясе башкарма комитеты утырышында хоккей буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Вячеслав Быков һәм аның ярдәмчесе Игорь Захаркин отставкага җибәрелде. Моның сәбәбе – Словакиядә узган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының уңышсыз чыгыш ясавы. Анда россиялеләр дүртенче урын белән генә канәгатьләнде.