Рөстәм Миңнеханов Россия аграр хәрәкәтенең V съезды утырышында катнаша

2011 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла, ул анда “Россия аграр хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең V съезды утырышында катнаша.
“Россия аграр хәрәкәте”нең төп максаты һәм бурычлары – югары нәтиҗә бирүче агросәнәгать комплексын булдыру, илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, тауар җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау, авыл территорияләренең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә һәм Россия авылының яңадан аякка басуына ярдәм итү.
“Россия аграр хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең V съезды эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин да катнаша. Федераль Хөкүмәт башлыгы Ростов-Донга көннең икенче яртысында килде.
Съезд утырышы Ростов дәүләт музыка театры бинасында узды. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков, РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте башлыгы Геннадий Онищенко, губернаторлар һәм хакимият башлыклары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, аграр иҗтимагый оешмалар, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, белем бирү һәм фәнни учреждение вәкилләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International