«Металлоинвест» компаниясе WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының беренче рәсми партнёры булды

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә  «Металлоинвест» УК ҖЧҖ белән Казанда 2019 елда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты арасында беренче партнерлык килешүе имзаланды. 

Өчьяклы килешүгә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Металлоинвест» УК ҖЧҖ генераль директоры Андрей Варичев һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды. 

Документка имза салу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

«Бүген безнең беренче рәсми партнёрыбыз, чемпионат спонсоры –  "Металлоинвест" төркеме. Бу бизнесның WorldSkills ярышларына мөнәсәбәтен белдерә. Чөнки безнең бөтен икътисадыбыз нәтиҗәлелеге һәм үсеше эшче кадрларны сыйфатлы итеп әзерләүгә бәйле», - дип саный РФ вице-премьеры. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, бүген төп бурыч – дөнья чемпионатына лаеклы илкүләм команда әзерләү. Татарстан бу юнәлештә системалы эш алып бара. Республикада 20 заманча ресурс үзәге эшләп килә, быел тагын 5 объект ачарга җыенабыз. Татарстанда бөтендөнья дәрәҗәсендәге 30 ресурс үзәге оештырылачак. 

«Безнең беренче партнёрыбыз – "Металлоинвест" әйдәүче Россия компаниясе. Аңа нигез салучы Алишер Усманов безнең күп кенә социаль проектларыбызда катнаша, без бүген WorldSkills ягына таба тагын бер адым ясадык. Югары профессиональ кадрлар булу – бу безнең конкуренциягә сәләтебез. Ышанам, бу эш уңай нәтиҗәләргә китерер», - дип белдерде ТР Президенты. 

Андрей Варичев билгеләп үткәнчә, бу проектта катнашу «Металлоинвест» команиясе өчен аерым әһәмияткә ия. «Бүген форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хезмәт җитештерүчәнлеген һәм сыйфатын арттыру турында сөйләде. Бу барлык тармакларга да кагыла: ИТ-өлкәгә генә түгел, тау эшләре металлургия тармагына да, башкаларга да», - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International