Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт 996 объектның 869 ендә башланган

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча тораклар төзү дәвам ителә. 2017 елда каралган күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт 996 объектның 869 ендә башланган. 

2017 елда 146 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. 2017 елның 1 июненә эшләр 146 объектта алып барыла. 

2017 елда балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт программасы буенча эшләр планлаштырылган бөтен дүрт объектта да тәмамланган. Тагын өч балалар савыктыру лагерендә төзекләндерү эшләре бара. 

Ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 июньгә планда каралган бөтен 10 объектта да эшләр бара. 

Шулай ук республикада мәдәният объектларында капиталь ремонт эшләре бөтен 44 объектта да башланган. 

2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 75 бинасында 3,922 млрд. сумга эшләр каралган. 1 июньгә эшләр 53 объектта бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International