Татарстанда санитар-экология ике айлыгы барышында табигать саклау законнарын бозуның 10302 факты ачыкланган

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстанда санитар-экология ике айлыгы нәтиҗәләре буенча берничә район, торак пунктларны һәм территорияләрне чистартулары өчен, бүләкләнде. 

Бүләкләрне ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста Түбән Кама муниципаль районы өченче урын яулады, кубокны район башлыгы Айдар Метшинга тапшырдылар. Икенче урын - Алабуга муниципаль районы, бүләкне район башлыгы Генадий Емельянов алды. Беренче урынны Әлмәт муниципаль районы яулады, Рөстәм Миңнеханов бүләкне район башлыгы Айрат Хәйруллинга тапшырды. 

Шәһәр округлары арасында беренче урында - Казан шәһәре, бүләкне башкалар мэры Илсур Метшин алды. 

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, ике айлык кысаларында республикада чистарту эшләрендә 1 млн. 127 мең кеше катнашты, 13 меңнән артык техника берәмлеге кулланылды, 1,2 миллионнан артык агач һәм куак утыртылды, 650 мең кубометрдан артык чүп полигоннарга чыгарылды. 

Ике айлык барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 10302 очрагы теркәлгән, 5840 протокол төзелгән, 29,3 млн сумлык штраф салынган, дип хәбәр итте Ф. Габделганиев. 2017 елда 1746 чүплек ачыкланып, 1632се юк ителгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә билгеләгәнчә, республикада санитар-экология ике айлыгында зур эш башкарылды, анда бөтен муниципаль берәмлек катнашты. Ул күзәтчелек эшенә республикада яшьләрне җәлеп итәргә өндәде - алар гаджетлар ярдәмендә экология вәзгыятен теркәргә һәм контрольдә тотарга мөмкин. ТР Президенты сүзләренчә, иҗтимагый контроль өчен актив катнашучыларны да бүләкләп була. 

"Иң мөһиме - без чүплекләрне юк итәбез, территорияләрне чистартабыз. Әлеге чүпне безгә читтән кертмиләр, без үзебез гаепле, шуңа үзебез җыярга да тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International