Дмитрий Медведев фикеренчә, спортка сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә кирәк

2011 елның 25 июне, шимбә

Бүген Казан Ратушасында Россия дәүләте башлыгы Дмитрий Медведев рәислегендә уздырылган РФ Президенты карамагындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага, футбол буенча 2018 елда дөнья чемпионатына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет белән Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышында РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко доклад белән чыкты.

Россия Федерациясендә спорт өлкәсендәге вазгыять һәм мөмкинлекләрне барлап, илдә хәзер 5900 спорт мәктәбе бар, шуларның 783е – Олимпия резервы махсус мәктәбе, кайбер мәктәпләрдә спорт инвентаре белән тәэмин ителеш – нибары 15 процент, диде министр. Спорт мәктәпләренә ревизия ясалды, аларның реестр-атласлары төзелә, мәсәлән, тикшерелгән 1293 Олимпия резервы махсус мәктәбенең, әйткәнемчә, 783е генә үзенең статусын раслый алды: спорт мәктәпләре саны сакланды, ә сыйфади дәрәҗәсе беркадәр төште, дип аңлатты В.Мутко. Россия Хөкүмәте илнең җыелма командаларына спортчылар әзерләү өчен спорт мәктәпләренә, махсус субсидия рәвешендә, 360 млн.сум акча бүлеп бирде – бу дәүләт заказы. РФнең барлык субъектлары да спорт буенча матди-техник базаларын яңарта башлады, һәр субъект 3тән алып 15кә кадәр төп (опорный) база спорт төрен үзе артына беркетте, Россия Хөкүмәте аны раслады. Илнең җыелма командалары әгъзаларына юл чыгымнарын капларга дип, быел 640 млн. сум компенсация бирелде. Министрлык РФнең 41 субъекты белән спортны үстерү буенча килешү төзеде, шул исәптән Татарстан белән дә. Казандагы Идел буе спорт һәм туризм академиясен В.Мутко Россия җыелма командаларын әзерләү үзәге буларак аерым атады, шундыйрак үзәкләр кышкы спорт төрләре буенча Чайковскийда була, биатлон белән чаңгы буенча - Санкт-Петербургта, диде. Ил буенча былтыр гына да 4800ләп спорт корылмасы сафка бастырылды һ.б. 2014 елга Олимпия уеннары программасына керә торган төп спорт төрләренең һәркайсы спорт-тренировка базалы булачак, дип вәгъдәләде В.Мутко. Былтыр тармак чыгымнарына 42 млрд. сум акча бүлеп бирелгән иде, быел - 53 млрд. сум, билгеле, Казан Универсиадасына дип төзелә торган объектлар да шуннан финанслана, диде министр.

Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников чыгышында, Казанның 2015 яки 2017 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмикинлеге бар, дип игълан итте. Казанга мораль яктан теләктәшлек итик, чөнки бу бик зур вакыйга һәм шушы дөнья чемпионатында 65 комплект медаль уйнатыла, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International