Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда шагыйрь Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Казанда (Пушкин ур.) шагыйрь һәйкәле янындагы мәйданда Пушкин туган көнгә һәм Рус теле көненә багышланган традицион митинг узды. Чарада мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, иҗат һәм фән җәмәгатьчелеге катнашты.   

Концерт номерлары белән Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International