Алексей Песошин Татарстанның хакимият органнары өчен “Сколково” мәгариф программасын ачуда катнашты

2017 елның 9 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнары җитәкчеләре өчен “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча “Татарстан Республикасының проектлар белән стратегик идарә итү моделе” темасына мәгариф программасы ачылышы узды.

Бу чара Казан янында "Зөя калкулыклары" (ТРның  Югары Ослан районы) мәйданында узды.

“Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов, мәгариф программасын ачып, Татарстанны федерация төбәкләре арасында проектлы идарә итү буенча лидерларның берсе, дип билгеләде.

“Сез бик күп проектларны тормышка ашырдыгыз, аларның масштабы республика белән генә чикләнми. Барлык проектлар да – уңышлы. Аларны башкарырга нинди тырышлык кирәген сез беләсез. Дөньяда өйрәнерлек нәрсәләр күп. Республикада параллель рәвештә 10-15 проект кына түгел, ә бәлкем йөзләрчә проектны гамәлгә кертүне ничек эшләргә", – диде ул, кыскача укытуның бурычларын билгеләп.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин программада катнашучыларны сәламләп, "Сколково" мәктәбе командасы республика өчен яңа мәгариф программасы булдырды, дип билгеләде.

Без яңа белемнәр алырга һәм яңа технологияләр өйрәнергә әзербез, диде Алексей Песошин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул “Сколково”командасына сыйфатлы мәгариф  программасы,  Россия һәм чит ил экспертларының төрле яклы составы өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International