Казанга Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде

2017 елның 9 июне, җомга

Бүген кич Татарстан Республикасына Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Донскойны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, иртәгә, 10 июньдә, Сергей Донской Федераль эклогия советының җиденче күчмә утырышын уздырачак.  Ул “Россия Федерациясендә Экология елын уздыруның төп чараларын гамәлгә ашыруның барышы” темасына багышлана. Утырышта  советның рәистәше сыйфатында Россия табигать күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Артем Сидоров катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International