Рөстәм Миңнеханов: Әйләнә-тирә мохит торышы кешеләрнең уңайлы тирәлек булдыруда катнашуларына бәйле

2017 елның 10 июне, шимбә

Татарстан – Россия Федерациясенең алга таба үсүче төбәкләреннән берсе, бу – әйләнә-тирә мохитка техноген йогынтының югары дәрәҗәсе дигән сүз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның күчмә утырышында хәбәр итте. 

Искәртәбез, бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды бу утырыш, аны Россия Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской алып барды.

«Татарстан – Россия Федерациясенең алга таба үсүче төбәкләреннән берсе. Безнең республика төяп җибәрелүче продукция күләме буенча 5 нче урында тора, 3 – төп капиталга инвестицияләр буенча, 3 –  хуҗалыгы  продукциясе күләме буенча. «Стратегия– 2030» кысаларында без нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше тармакларында масштаблы проектларны гамәлгә ашырабыз. Болар бар да әйләнә-тирә мохитка техноген йогынты дәрәҗәсенең югары булуын белдерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә, «Стратегия-2030» өстенлекләре – экология һәм икътисадны киләчәктә үстерү мәсьәләләре арасында балансны саклау да, Татарстанның һәм аның кешеләрәренең экологик иминлеген тәэмин итү дә, шуңа  бәйле рәвештә 2013 ел республикада экологик  культура һәм әйләнә-тирә мохитны яклау елы дип игълан ителгән иде. 2015 ел Парклар һәм скверлар елы булды, 2016 ел – Су саклау зоналары елы. 2017 ел исә Россиядә Экологик ел дип белдерелде, республикада Җәмәгать киңлекләре елы булды.    

Шул чор эчендә республикада 183 парк һәм сквер төзекләндерелде, 20 су  объекты корылды.

«2017 елда 57 объектта эшләр планлаштырылган, республика бюджетыннан финанслау күләме 2 млрд. 64 млн. сум, быел тагын федераль бюджеттан  1 млрд. сумнан артык алырга ниятлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ел саен 5 мең гектарда ясалма урман үсентеләре утыртыла.

«Без Татарстанда кар барслары питомнигы булдыру турында килештек», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов икътисадның реаль секторында югары экологик җаваплылык булуын билгеләп үтте. Монда лидерлар – нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре – «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской инициативасы буенча республикада иҗтимагый инспекторлар үзәге булдырылды, бүген 200 шундый инспектор бар.

Утырыш тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Донской массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International