ЭКСПО-2017дә Россия павильоны һәм Татарстан стенды кешеләр иң күп йори торган урын булду

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәрендәге ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендәге эшен дәвам итте. Монда ул Россия Федерациясе павильонындагы Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итте.
«Татарстан делегациясе зур канәгатьләнү белән ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша. Бу мөһим вакыйга белән бөтен тугандаш Казахстан халкын һәм аның Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевны котларга телим, - диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан стендын ачып: Ышанам, ЭКСПОны оештыру иң югары дәрәҗәдә узачак. Якындагы 3 айда Астана бөтендөнья фәнни һәм технологик казанышлар үзәге һәм энергетика өлкәсендә инновацияләр өчен мәйданчык булачак, Казахстанның уңышларын күрсәтәчәк һәм инновацион үсешенә этәргеч булачак. Без, бүген, Россия көнендә, ЭКСПОда, алга киткән сәнәгать һәм инновацияләр төбәге буларак, Татарстанның, безнең илебезне тәкъдим итүенә шатбыз. Барыгызны да Россиянең дәүләт бәйрәме белән котлыйм һәм илләребезгә һәм халыкларыбызга мул тормыш телим».
Аннары Россия павильонында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, «Байтирәк» илкүләм идарә холдингы» АҖ рәисе Ерболат Досаев белән очрашты. Яклар Татарстан-Казахстанның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар һәм үзара багданышларны ныгыту турындагы ниятләрен белдерделәр. «Без Сез җитәкләүче Алмата өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерүгә бик шатбыз. Үткән ел Татарстан-Казахстан товар әйләнеше 13%ка кимеде. Үзара сәүдәне арттыру буенча эшебезне активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм аларны Татарстан Республикасына чакырды.
Татарстан Республикасы ЭКСПО 2017нең беренче тематик атанасында (10 июньнән 18 июньгә кадәр) генераль партнер булып тора. Татарстан Республикасы темасы: Кеше энергиясе – технологик үсешнең халыкара кооперациясе драйверы. Бу теманы Татарстанның эре сәнәгать компанияләре тәкъдир итәчәк (Татнефть, ТАИФ, КАМАЗ, Татэнерго, Ак Барс Холдинг һәм башкалар).
Күргәзмәгә 2 миллионнан артык кеше килер дип, ә килүчеләрнең гомуми саны 5 миллионнан артыр дип көтелә. ЭКСПО-2017дә павильоннарны әзерләүдә 100дән артык ил һәм халыкара оешма катнашкан.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International