Рөстәм Миңнеханов адресына Россия Көне уңаеннан Россия Федерациясе җитәкчелегеннән котлаулар килде

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе дәүләт бәйрәме – Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия Көне белән котлыйм. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең тырыш хезмәте, ихтыяр көче, таланты һәм илһамы белән бөек держава корганнар, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырганнар, аны дошманнардан яклаганнар, - диелә телеграмма текстында. - Бу патриотизм һәм гражданлык, иреккә һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы әхлакый ориентир булып тора. Ватан хакына һәм аның киләчәге хакына куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр җиткерәм».

Рөстәм Миңнеханов адресына котлау телеграммасын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та җибәргән.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия Көне белән котлыйм. Бу дәүләт бәйрәмнәребездән иң яше, ул яңа Россияне чагылдыра. Бүген ул миллионлаган кешеләрне берләштерә. Үз илен чын күңелдән яраткан һәркем аны заманчарак, мулрак һәм имнирәк итәргә омтыла. Ышанам, безнең тырыш хезмәтебез, максатка омтылучанлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз билгеләнгән планнарыбызны үтәргә һәм һичшиксез уңышка ирешергә ярдәм итәчәк».

«12 июнь – илебез тарихында күп милләтле халкыбызның бердәмлеген чагылдыручы аерым дата, - диелә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федераль Собраниесе Рәисе Валентина Матвиенкодан Рөстәм Миңнеханов адресына килгән телеграмма текстында. – Барыбызны да Россияне көчле, ирекле, алга киткән дәүләт итеп күрү теләге берләштерә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International