Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗаном Сагынтаев белән очрашты. "Астанада ЭКСПО халыкара күргәзмәсе ачылу белән чын күңелдән котлыйм. Ышанам ки, алдагы өч айда Казахстан башкаласы дөньяның фәнни һәм технологияләрдәге казанышлар үзәге һәм энергетика өлкәсендә инновацияләр өчен мәйданчык булачак. Без ихластан атаклы Президентыгыз Нурсотлан Назарбаев җитәкчелегендәге тугандаш казахстан халкы уңышларына шатланабыз. Безнең делегациянең Россия көнендә әлеге иң эре халыкара күргәзмәдә катнашуы, Россия Федерациясе белән Казахстан арасындагы дуслыгын ныгыту кысаларында Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүгә ярдәм итер, дип өметләнәм".
Бакытҗан Сагынтаев Рөстәм Миңнехановка җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, Татарстан Президенты һәм Татарстан халкын Россия көне бәйрәме белән котлады.
Ул билгеләгәнчә, Казахстан Татарстан белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм Россия белән дуслыкны сакаларга тырыша. Казахстан Премьер-министры алга таба да дустанә мөнәсәбтәләр бары ныгыр һәм үсер дип ышануын белдерде.
Ике атна элек Казахстан Премьер-министры Казанда БДБ Хөкүмәтләре Советы һәм Евразия хөкүмәтара совет утырышында катнашкан. Шунда Татарстан Президенты белән очрашу да узган. Бүгенге очрашуда яклар Евразия хөкүмәтара советы кысаларында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек, транспорт-логистика мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Казахстан - Татарстанныд алдынгы сәүдә-икътисадый хезмәттәше. Астанада ТР Вәкаләтле вәкиллеге бар. Ә Казанда Казахстан Генераль консулыгы ачык. Казан белән Астана һәм Алмата арасында туры авиарейслар бар. "Казахстан территориясендә безнең компанияләр эшли, ләкин Татасртанның башка предприятиеләренең дә элемтәләрне киңәйтүгә ихтыяҗлары бар. Кызганычка каршы, узган ел Татарстан-Казахстан товар әйләнеше күләме 13 процентка кимеде. Безгә үзара сәъдә юннәлешендә эшне активлаштырырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.